Нурлат районы игенчеләре терлек азыгы әзерләүгә кереште

2025 елның 26 мае, дүшәмбе

Нурлат муниципаль районының «Агрофирма 14» хуҗалыгында җәйге кыр эшләренең мөһим этабы – люцернадан сенаж әзерләү башланды. Күпьеллык үләннәрне сыйфатлы җыеп алу өчен хуҗалыкта заманча техника кулланыла: кырларга «Бөркет» чапкычлары белән 4 трактор һәм яшел массаны тигез киптерә торган 3 печән тараткыч чыкты.

Туклыклылыгы югары булган люцерна сенажы – сусыл азык җитештерү нигезе булып тора, ул максималь витаминнарны һәм микроэлементларны саклый. Технологик процесс үләнне чаптыруны, тыгызлап җилләтү  һәм аннан соң ваклауны, аны ферментация траншеяларында герметизацияләүне үз эченә ала.

Эшләр оптималь агротехник срокларда алып барыла, бу исә туклыклы матдәләрне югалтуны киметергә мөмкинлек бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International