30 майда Бердәм түләүсез юридик ярдәм күрсәтү көне узачак.
«Бердәм Россия» партиясенең Нурлат җирле бүлекчәсенең җәмәгать кабул итү бүлмәсендә (Нурлат шәһ., Мәктәп ур., 2) халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтү көне узачак.
Нурлатлылар көн дәвамында түбәндәге график буенча бушлай консультация ала алачак:
8:00-09:30 - Вәлитов Рамил Әнәс улы, Россия Федерациясе Пенсия һәм социаль иминият фондының Татарстан Республикасы буенча клиентлар хезмәте җитәкчесенең Нурлат районындагы урынбасары;
9:30-11:00 – Кәримов Идрис Габделбәр улы, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең Нурлат районындагы җәмәгать ярдәмчесе;
11:00-12:30 - Мөбәрәкшина Гөлнара Наил кызы, Нурлат нотариаль округы нотариусы;
12:30-14:00 - Савельев Василий Александрович, «ТР ТИБ» АҖнең Нурлат филиалы юрисконсульты;
14:00-15: 30 – адвокат.
Алдан язылу өчен телефон: 8 (84345) 2-28-24.