Нурлат эшмәкәрләре СВОда катнашучыларга ярдәм иткәннәре өчен республика дәрәҗәсендә билгеләп үтелде

2025 елның 26 мае, дүшәмбе

23 майда Яшел Үзәндә 2024 ел йомгаклары буенча «Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләрендә иң яхшы иҗтимагый (координацион) эшкуарлар советы» VI республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды.

Чара Россия эшмәкәрлеге көненә багышланган.

Конкурсның максаты - эшкуарлар советларының активлыгын арттыру һәм халыкны урыннарда бизнес-мохитне үстерүгә җәлеп итү.

Нурлат районы эшмәкәрләренең иҗтимагый советы «Махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итүгә керткән өлеше өчен» бүләгенә лаек булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International