Нурлатта Бөек Җиңү юбилеена багышланган «Хәтер» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды

2025 елның 26 мае, дүшәмбе

Конкурста мәктәпкәчә белем һәм мәктәпләрдән 400 дән артык укучы катнашты.

Нурлат муниципаль районында ветераннар (пенсионерлар) Советының җирле бүлеге һәм мәгариф бүлеге тарафыннан ел саен үткәрелә торган «Хәтер» иҗади конкурсына йомгак ясалды. Быел Бөек Җиңү юбилеена багышланган чара рекордлы санда 2 яшьтән 18 яшькә кадәрге 400дән артык бала һәм яшүсмерне берләштерде.

Конкурс җиде номинация буенча узды: «Хәрби техника(рәсемнәр)», «Кул эшләре  күргәзмәсе» «Һәйкәл макеты», «Фотоколлаж», «Хәрби техника модельләре», «Видеороликлар» һәм “Шигырьләр". Жюри теманы тирәнтен ачуга, оригинальлеккә һәм иҗади якын килүгә аерым игътибар бирде. Ветераннар советы рәисе Разия Садретдинова билгеләп үткәнчә, катнашучыларның эшләре төрлелеге һәм эмоциональ тирәнлеге белән таң калдырган.

"Юбилей елында балалар гадәттән тыш кызыксыну күрсәтте. Без нәниләрнең күңелгә үтеп керерлек рәсемнәрен, укучыларның катлаулы макетларын һәм өлкән сыйныф укучыларының үткен шигырьләрен күрдек. Һәрбер эш - Буыннар диалогы, каһарманнарыбызның батырлыгы турында сөйли", - диде Разия Идрисовна.

Бүләкләү тантанасы Азат итүче сугышчы һәйкәле янында узды. Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары вазыйфаларын башкаручы Әлфия Галәүтдинова, Разия Садретдинова һәм мәгариф бүлеге җитәкчесенең тәрбия эшләре буенча урынбасары Татьяна Тимофеева җиңүчеләргә грамоталар һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.

«Мондый проектлар тарихи дөреслекне саклап кына калмыйча, яшь нурлатлыларда үз илебез өчен горурлык хисе дә тәрбияли, – дип ассызыклады Әлфия Галәүтдинова. – Конкурста катнашучы балаларга әти-әниләр дә кул эшләре ясарга булышкан, өлкән абыйлары һәм апалары видеороликлар төшерергә ярдәм иткән. Бу бәйге буыннарны берләштергән, дигән сүз".

«Хәтер» конкурсы иҗади ярыш гына түгел,  Нурлат районында яшәүчеләргә Бөек Җиңүнең бәясе һәм ата-бабаларның каһарманлыгы турында искә төшерүче масштаблы акциягә дә әверелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International