Нурлат районында 225 унберенче һәм 655 тугызынчы сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау чыңлады.
Барлык шәһәр һәм авыл мәктәпләрендә тантаналы линейкалар узды.
Нурлат районы Башлыгы Дамир Ишкинеев гимназияне тәмамлаучыларны, әти-әниләрне һәм педагогларны мөһим вакыйга белән котлады.
"Кадерле чыгарылыш укучылары! Бүген сезнең өчен соңгы кыңгырау яңгырый, алда – имтиханнар. Аларны уңышлы тапшыруыгызны телим. Мәктәпне, укытучыларны, туган Нурлатыбызны онытмагыз. Россиянең лаеклы гражданнары һәм үз төбәгегезнең патриотлары булыгыз", - диде ул.
Шулай ук беренче сыйныф укучыларына, педагогларга карата җылы сүзләр яңгырады. Тантаналы линейкада укуда һәм иҗтимагый тормышта үзләрен актив күрсәткән укучыларны билгеләп үттеләр.
Бәйрәм чыгарылыш сыйныф укучылары әзерләгән концерт белән дәвам итте.