Нурлатта шәһәрнең әйләнеч юлы һәм шәһәр урамнарында юллар ремонтлана

2025 елның 24 мае, шимбә

Хәзерге вакытта шәһәрнең әйләнеч юлындагы Самаренкин урамындагы 610 метр озынлыктагы участогы ремонтлана.

Исегезгә төшерәбез, узган ел биредә бер чакрым озынлыктагы юлда шундый ук эшләр биредә башкарылган иде инде. 

– 3 майда итске асфальт-бетон катламын фрезеровкалау эшенә керештек, хәзер асфальт-бетонны тигезләп салабыз, аннары 5 сантиметр калынлыктагы өске катламны җәя башлаячакбыз, - диде НУАД прорабы Александр Барсуков. - 712 метр озынлыкта яңа бордюрлар урнаштырдык. 

Александр Юрьевич Нурлат автомобиль юллары идарәсендә күптән түгел эшләсә дә, әлеге тармактагы тәҗрибәсе зур – 2007 елдан бирле. 

Объектта 9 берәмлек техника һәм 8 эшче эшли. Эшләрне башкарганда куркынычсызлык максатларыннан вакытлы юл билгеләре, тагылмалы ут  сигнализациясе комплексы белән машина да шул максатлардан кулланыла. Процесс яхшы оештырылган: башта бригада юлда әзерлек эшләрен башкара, аннан соң махсуслаштырылган юл техникасы – асфальт җәйгеч машина, катоклар, автоүзбушаткычлар асфальт-бетон катнашмасын җәю эшенә керешәләр. 

Моннан тыш, ремонтлана торган әлеге участокта тротуар, «Камыр Батыр» балалар бакчасы янында парковка, шулай ук автобус мәйданчыгы һәм яңа автопавильон куелачак. 

Эшләр шәһәр һәм районның  башка участокларында да алып барыла. НУАДның баш инженеры Нәфис Гыймалетдинов хәбәр итүенчә, «Имин һәм сыйфатлы юллар» илкүләм проекты кысаларында Нурлат – Түбән Нурлат – Дала Мамыгы автомобиль юлының 700 метрында һәм «Нурлат шәһәре әйләнеч юлы»ның 1100 метрында юлның өске катламнарын салу эшләре төгәлләнгән. 

- Эшләр шәһәрнең күпфатирлы йортлар ишегалды территорияләрендә дә алып барыла - быел «Безнең ишегалды» программасы кысаларында 15 күпфатирлы йорт  ишегалдын төзекләндерү планлаштырыла. Аларның икесендә-Ленинград урамының 3нче һәм 5нче һәм Лихачев урамының 13нче йортлары ишегалларында  эшләр тулысынча төгәлләнде, - диде Нәфис Рәис улы. - Параллель рәвештә биш ишегалдында тротуарлар, бордюрлар ясау, юл катламын җәю, балалар өчен уен мәйданчыклары, ял зоналары һәм урам утлары урнаштыру буенча эшләр  бара. 

Юл-урам челтәрен ремонтлау эшләренә дә керешкәннәр: Совет һәм Промышленная урамнарында асфальт-бетон ккатламын җәю, Хәммәдиев, Сәлимҗанов һәм Козлов урамнарында иске асфальтны фрезеровкалау эшләре башкарылган. Кузайкино – Нурлат автоюлы буенча еш йөрүчеләр дә яңа юлга сөенәчәкләр. Биредә юлның 2 километрлы участогына капиталь ремонт ясый башлаганнар. 

– Әлеге программалар юл инфраструктурасын яхшырту, район халкы һәм кунаклары өчен уңайлы һәм, иң мөһиме, имин юллар төзү өчен тормышка ашырыла, - диде баш инженер. 

Кыскасы, юлчыларда эш сезоны башланды, һәм, гадәттәгечә, ул алдагы еллардагы кебек үк, кызу булачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International