Татарстан энергетиклары Нурлатка тәҗрибә уртаклашырга килде

2025 елның 24 мае, шимбә

22 майда Нурлатта «Таткоммунэнерго» РПО АҖ предприятиеләре җитәкчеләренең семинар-киңәшмәсе узды.

Чарада «Электр челтәрләре» дәүләт унитар оешмасы җитәкчесе Әсфән Галәвов, шулай ук Татарстан Республикасының 19 районыннан вәкилләр катнашты. 

Семинар кысаларында катнашучылар шәһәрнең төп объектларында - фильтрлау станциясе блогында, биологик чистарту корылмаларында, котельныйларда һәм «Промочистка» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте базасында булды. Шулай ук кунаклар өчен Нурлат ат заводына һәм Кама аръягы һәм Нурлат шәһәре тарихының төбәк музеена экскурсияләр оештырылды. 

Чараның төп максаты - тәҗрибә уртаклашу, яңа технологияләр белән танышу һәм компанияләр бүлекчәләре арасында хезмәттәшлекне яхшырту. 

Нурлат муниципаль районы Башлыгы Дамир Ишкинеев: "Нәкъ менә безнең районның мондый чараны уздыру мәйданчыгына әйләнүенә бик шатмын. Безнең муниципалитет белән дустанә мөнәсәбәтләр, үзара ярдәмләшү һәм социаль партнерлык ныгыр гына дип ышанам». 

Семинар нәтиҗәле дискуссияләр һәм алдагы хезмәттәшлек турында килешү имзалау белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International