Нурлат муниципаль районы һәм Нурлат шәһәре торак пунктларының тышкы кыяфәтен яхшырту, урамнарны, торак микрорайоннарны, биналарны һәм корылмаларны, гомуми файдаланудагы урыннарны карап тоту сыйфатын арттыру максатларында һәм Татарстан Республикасы Башкарма комитетының 2025 елның 19 маендагы 528 номерлы карары нигезендә «Нурлат муниципаль районы һәм Нурлат шәһәре милегенең барлык рәвешләрендәге предприятиеләр һәм оешмалар янәшәдәге территорияләрен иң яхшы бизәү һәм яшелләндерү» район конкурсы игълан ителә.
Конкурста физик һәм юридик затлар, шулай ук шәхси эшмәкәрләр катнаша ала.
Конкурс түбәндәге номинацияләр буенча уздырыла:
- «Йорт яны территориясен иң яхшы бизәү»;
- «Оешмалар һәм предприятиеләр территориясен иң яхшы бизәү»;
- «Сәүдә нокталары янындагы территорияне иң яхшы бизәү»;
- «Мәгариф учреждениесе янындагы территорияне иң яхшы бизәү»;
- «Иң креатив бизәлгән клумба»;
- «Шәһәр һәм авыл мохитендә иң яхшы чәчәкле кадр» (фотоконкурс).
Конкурсны үткәрү вакыты - 2025 елның 30 июленнән 20 августына кадәр.
Катнашуга гаризалар 2025 елның 15 августына кадәр кабул ителә.
Конкурс комиссиясенә йомгак ясау - 2025 елның 20 августына кадәр.
Конкурста катнашырга теләүчеләр гаризалары конкурста катнашучы объектның урнашу адресын, контакт мәгълүматларын, объектның чәчәкләр белән бизәлгән фотосурәтләрен күрсәтеп, 2025 елның 15 августына кадәр кабул ителә. Гаризаларны түбәндәге электрон адреска җибәрергә кирәк:
Нурлат шәһәрендә катнашучылар өчен:
Gorod.Nurlat@mail.ru яки түбәндәге адрес буенча юлларга: Нурлат шәһәре, Совет урамы, 117 йорт, Нурлат муниципаль районы Башкарма комитеты бинасы, 2 кат, 21 нче кабинет;
Авыл җирлекләрендә катнашучылар өчен:
Авыл җирлекләре Советларының башкарма комитетларына.
Нурлат муниципаль районы Башкарма комитетының «Нурлат муниципаль районы һәм Нурлат шәһәренең барлык милек рәвешләрендәге предприятиеләре, оешмалары янындагы территорияләрен иң яхшы бизәү һәм яшелләндерү» район конкурсын үткәрү турында» 2025 елның 19 июнендәге 528 номерлы карары