«Нәфис» фонды Каравон-2025 фестивален уздыруга 1млн сум бүлеп биргән

2025 елның 24 мае, шимбә

«Нәфис» хәйрия фонды "Каравон" Бөтенроссия рус фольклоры фестивален оештыруга 1 млн сум акча күчергән. 24 май, шимбә көнне, зур бәйрәм Татарстан Республикасы Лаеш районының Никольское авылында узачак. Анда якынча 15-20 мең кунак килеп дип көтелә.

“Каравон”ны үткәрүдә ярдәм ел саен РФ Дәүләт Думасы депутаты, «Нәфис» БФ гамәлгә куючысы һәм Советы рәисе Ирек Богуславский инициативасы белән күрсәтелә.

"Төрле халыкларның күп гасырлык традицияләре-илебезнең мәдәни байлыгы. Аны саклап, без халык арасында тынычлыкны һәм татулыкны ныгытабыз, төп кыйммәтләрне яшь буыннарга тапшырабыз», – ди Ирек Богуславский.

“Каравон” - Татарстанда билгеләп үтелә торган иң ямьле рус бәйрәмнәренең берсе. Аның мәйданчыгында Россиянең төрле төбәкләреннән иҗат коллективлары чыгыш ясый, конкурслар, осталар ярминкәләре, борынгы һөнәрләр буенча мастер-класслар, хәрәкәтчән уеннар һәм башка чаралар уза. Фестивальнең төп үзенчәлеге - әйлән-бәйлән уздыру, анда катнашучылар үзенчәлекле «үрдәк» адымы белән хәрәкәт итәләр. 2003 елдан Татарстан Республикасы Президенты Указы буенча Каравон дәүләт бәйрәмнәре санына керә.

 

Белешмә:

«Нәфис» хәйрия фонды Россия Дәүләт Думасы депутаты Ирек Богуславский инициативасы белән 2023 елның көзендә төзелгән. Ул фонд советын җитәкли, аңа шулай ук РФ атказанган тренеры Владимир Алекно да керә. Фондның Попечительләр советы составында - «Нәфис Косметикс» АҖ генераль директоры Дина Лаврикова һәм «Казан май комбинаты» АҖ Директорлар советы рәисе Дмитрий Самаренкин.

«Нәфис» фондының хәйрия акцияләрендә электрон почта аша аның вәкилләре белән элемтәгә кереп катнашырга мөмкин: bfnefis@yandex.ru.

Фонд сайты https://fondnefis.ru/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International