Хөрмәтле эшмәкәрләр, шәһәрдәшләр һәм кайткан кунакларны Россия эшмәкәрлеге көненә багышланган тантаналы чарада катнашырга чакырабыз.
Бәйрәм 2025 елның 26 маенда кичке 17:00 сәгатьтә «Театр» скверында булачак.
Кичәнең программасына бәйрәм концерты, «2025 елның иң яхшы эшмәкәре» конкурсында җиңүчеләргә бүләкләр тапшыру, кайнар пылаудан авыз итү һәм бүләкләр уйнату каралган.
Кушылыгыз!