«Омтылыш» нәфис гимнастика студиясендә шөгыльләнүчеләр Түбән Камада «Чәчәкле май» ярышларында бик яхшы нәтиҗәләр күрсәтте

2025 елның 22 мае, пәнҗешәмбе

«Омтылыш» нәфис гимнастика студиясендә шөгыльләнүчеләр Түбән Камада «Чәчәкле  май» ярышларында яхшы нәтиҗәләр күрсәтте.

18 майда Түбән Камада нәфис гимнастика буенча «Чәчәкле  май» ярышлары узды, анда «Омтылыш» студиясенең 2020 һәм 2021 елгы иң яшь кызлары катнашты. Яшь булуларына карамастан, кызлар зур аудитория алдында чыгыш ясаганда дулкынлануларын җиңеп һәм катлаулы бурычларны үтәп, югары әзерлек дәрәҗәсен күрсәтте.

2021 елгы гимнастлар арасында икенче урынны — Ясминә Гайсина, өченче урынны Рената Мөхәммәдъярова алды. 2020 елгы яшь төркемендә Ләйлә Вилданова көмеш, ә Марьяна Семенова һәм Милана Лютикова бронза медальләрне бүлеште. Иң перспективалы гимнаст буларак таҗны максатчанлыгы һәм җиңүгә омтылышы өчен алган Ләйлә Вилданова аеруча игътибарга лаек булды.

Бу нәтиҗәләр тренировкалар һәм тренерлар составының профессиональ җитәкчелеге нәтиҗәсендә мөмкин булды. Яшь спортчы кызларның һәр медале-аларның тырышлыгы һәм остазларының ярдәм итүе нәтиҗәсе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International