Иртәгә Самаренкин һәм Хәмәдиев урамнарында юл хәрәкәте ябылачак

2025 елның 22 мае, пәнҗешәмбе

Иртәгә Самаренкин һәм Хәмәдиев урамнарында юл хәрәкәте ябылачак

Иртәгә, 23 майда, иртәнге сәгать 6:00дан кичке 18:00 сәгатькә кадәр Нурлатта Самаренкин һәм Хәмәдиев урамнарында транспорт хәрәкәт юл эшләре белән бәйле рәвештә ябылачак.

Автомобиль йөртүчеләргә маршрутны алдан планлаштырырга һәм урау юллардан файдаланырга киңәш ителә. Вакытлыча килеп туган уңайсызлыкларга  аңлап каравыгызны үтенәбез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International