Дәвалау физкультурасы белән даими шөгыльләнү сәламәтлеккә сизелерлек файда китерә торган тернәкләндерү программасының мөһим өлешенә әверелде.
Нурлат өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында тәрбияләнүчеләрнең физик активлыгына аерым игътибар бирелә.
Көндәлек шөгыльләрнең файдасы:
Физик халәтне яхшырту-күнегүләр мускул тонусын, буыннарның сыгылмалылыгын һәм хәрәкәт функцияләрен сакларга ярдәм итә, бу исә көндәлек гамәлләрне башкаруны җиңеләйтә.
Йөрәк-кан тамырлары системасының ныгуы - махсус кардиокүнегүләр кан әйләнешен яхшырта һәм йөрәк авырулары куркынычын киметә.
Психик сәламәтлеккә ярдәм – физик активлык борчылу һәм депрессия билгеләрен киметә, шулай ук когнитив сәләтләрне саклап калуга ярдәм итә.
Социаль адаптация - төркемле шөгыльләр аралашу атмосферасы тудыра, ялгызлык хисе белән көрәшергә ярдәм итә һәм эмоциональ халәтне яхшырта.
«Даими физик күнегүләр - күп кенә авыруларны профилактикалау гына түгел, өлкәннәргә үзләрен күтәренке һәм ышанычлырак хис итү мөмкинлеге дә», – дип билгелиләр учреждение белгечләре.
Тренировкалар программасы һәр яшәүченең сәламәтлеге торышын исәпкә алып, индивидуаль рәвештә эшләнә. Елның җылы вакытында күнегүләрне еш кына саф һавада үткәрәләр, бу исә аларның нәтиҗәлелеген тагын да арттыра.