Соңгы айда Нурлат районы судларында аек булмаган хәлдә машина йөртүчеләргә карата өч административ эш каралган.
Барлык тәртип бозучылар да бер үк дәрәҗәдә каты җәза алган.
Хокук бозулар фактлары:
2025 елның 12 мартында иртәнге сәгать 6:20дә юл-патруль хезмәте хезмәткәрләре сулап чыгарган һавада алкоголь күрсәткече 1,524 мг/л га тигез булган машина йөртүчене тоткарлаган, бу рөхсәт ителгән нормадан 10 тапкырга диярлек артык, дигән сүз.
11 март көнне сәгать 09:00да Совет урамында 0,311 мг/л алкогольле «Лада Приора» автомобиле белән идарә итүче нурлатлыны туктаткан.
5 апрель көнне сәгать 08:40та транспорт чарасы белән исерек хәлдә идарә итүнең тагын бер очрагы теркәлгән (0,164 мг/л).
Барлык өч очрак буенча да суд 45 000 сум күләмендә штраф түләтү, транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан ел ярымга мәхрүм итү рәвешендә карар чыгарды.
Исегезгә төшерәбез, гамәлдәге законнар нигезендә, сулаган һавада алкоголь күләменең рөхсәт ителә торган нормасы 0,16 мг/л тәшкил итә. Күрсәткечнең шул нормадан артуы катгый административ җаваплылыкка китерә.