Наил Латфуллинның тормыш китабы бай һәм калын, үз эченә күп вакыйгаларны һәм кичерешләрне сыйдырган.
Бүген, унынчы дистәгә аяк баскач та, күз яшьләре һәм Аллаһка рәхмәт сүзләре белән аның һәр битен аермачык искә төшерә. Бигрәк тә сугыш елларына туры килгән балачагы күңелендә тирән эз калдырган.
– Мин тумышым белән Аксубай районының Яңа Дума авылыннан, - дип хәтер йомгагын сүтә башлады ул. - Бала гына булсам да, сугыш башланган көн минем хәтеремдә мәңгелеккә уелып калды: бөтен кеше берьюлы еларга тотынды ул чакта. Коточкыч ачлык булды. Безнең авылда бәрәңге үстермиләр иде. Әни күрше рус авылына барып, җирдә кыш чыккан бәрәңгеләр җыеп кайта иде. Аларны чистартып төя, коймак кебек пешереп бирә иде, крахмал бит. Шуны тәмле иттереп ашаганда шатлыгыбыздан нишләргә дә белми идек. Без кичергәнне берәүгә дә күрергә язмасын. Бүген телевизордан хәрби хәрәкәтләр турында яңалыклар карый башласам, балаларның күз алдыма килеп, йөрәкләрем сикереп куя.
Наил Латфуллин тормышының Нурлат белән бәйле сәхифәләре аеруча зур урынны алып тора. Бирегә 1958 елда, армиядә хезмәт итеп кайтканнан соң килеп урнаша ул. Нурлат-Уфа тимер юлының паровоз депосында кочегар булып эшли башлый. Еллар бер-бер артлы уза, депоның исеме алыштырыла, Пензадагы локомотив машинистлары техник мәктәбен тәмамлаган Наил Нәҗибулла улы профессиональ баскычтан күтәрелә: башта машинист ярдәмчесе булып күчерелә, аннары үзе дә тепловозлар йөртә башлый, тик хезмәт кенәгәсендә тимер юлдагы эш урыны турындагы язма гына 34 ел дәвамында үзгәрешсез кала. Хезмәттәге казанышлары өчен ул күп санлы бүләкләргә, Халыклар Дуслыгы орденына лаек була ул.
- Эшемне хәзер дә сагынам, ул елларны исемә төшерә башласам, күңелгә рәхәтлек тула. Әгәр дә яшьлегемне кире кайтару мөмкинлеге булса, хезмәт эшчәнлегемне яңадан шунда башлар идем, – дип билгеләп үтте хезмәт ветераны.
Булачак хатыны Исмегөл Әхмәтша кызын да ул перронда очрата. Яшьләр 1960 елда язмышларын бергә кушып, бер уйда һәм бер сүздә булып 60 ел тату гомер кичерәләр. Алар ике ул һәм бер кызларына лаеклы белем - тәрбия бирәләр, бүген аларның нәселен алты оныгы һәм бер оныкчыклары дәвам иттерә. Әмма язмыш Наил аганы авыр сынаулар белән дә сыный, биш ел элек пар канатсыз кала ул. Бүген, балаларының кайгырту-хөрмәтен тоеп, хезмәт ветераны алар өчен әле дә рухи таяныч, төп киңәшче булып гомер итә. 90 яшьлек юбилеен билгеләп үткән көнне дә якыннары туган нигезгә җыелышканнар иде. Әтиләренә бәхетле балачаклары, тормыштагы уңышлары өчен чиксез рәхмәт сүзләрен белдергәндә дә, күңеле тулды аның.
- Кешеләргә карата мәрхәмәтле, шәфкатьле булып яшәргә кирәк. Ул чагында гомер башкача уза, - дип гадәттәгечә үгет-нәсыйхәт биргәндә озак яшәү серен дә ачып алды.
Бу көнне Наил Нәҗибулла улына котлауларны район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары вазыйфасын башкаручы Әлфия Галәүтдинова да котлады. Район Башлыгы исеменнән изге теләкләрне җиткереп, юбилярга бүләкләр тапшырды.