Бүген Чистай районында ТР Дәүләт Советы башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин рәислегендә авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру буенча зона киңәшмәсе уза.
Киңәшмәдә Нурлат районы Башлыгы урынбасары Иван Захаров җитәкчелегендәге делегация дә катнаша. Делегация составына районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе вәкилләре һәм авыл җирлекләре башлыклары керде. Семинар төбәктә авыл эшкуарлыгына ярдәм итү һәм аны үстерү мәсьәләләре буенча фикер алышу мәйданчыгына әверелде.
Чара кысаларында кече хуҗалыклар арасында республика конкурсларында җиңүчеләрне бүләкләү планлаштырыла.