Тыл хезмәтчәне Нурлат районының Үрнәк поселогында яши.
Сания Нургата кызы Мостафина үзенең 95 яшьлек юбилеен якыннарының җылысы һәм игътибары белән каршылый. Аны Нурлат районы Башлыгы исеменнән район Башлыгы урынбасары вазыйфаларын башкаручы Әлфия Галәүтдинова котлады, истәлекле бүләкләр тапшырды һәм гаиләсенә сәламәтлек, иминлек һәм шатлык теләде.
Сания Нургата кызы ТАССРның Октябрь районы Киекле авылында гади эшче гаиләсендә туа. Аның балачагы кырыс сугыш елларына туры килә. Яшьтән үк ул колхозда эшли башлый, фронтка киткән өлкәннәрне алыштыра. Яшьтәшләре белән бергә ул кырда эшли, үзенең фидакарь хезмәте белән Җиңүгә өлеш кертә.
Сугыштан соң Сания Нургатовна туган авылында кала, авылдашына кияүгә чыга. Алар бергәләп дүрт бала – ике ул һәм ике кыз тәрбияләп үстерәләр. Кызганычка каршы, улларының берсе вафат, әмма өч баласы бүген Нурлат шәһәрендә яши, әниләре белән тыгыз элемтәдә тора.
Бөтен гомерен Сания Нургатовна колхозда төрле эшләрдә эшләүгә багышлаган. Хәтта пенсиягә чыккач та, ул туган хуҗалыгында хезмәт куюын дәвам итә, «Хезмәт ветераны» дигән мактаулы исемгә лаек була.
Бүген юбиляр оныгы белән бергә кайгырту һәм күңел җылысы тоеп Үрнәк авылында гомер итә. Аны чын күңелдән юбилее белән котлыйбыз һәм ныклы сәламәтлек, озын гомер һәм бәхетле тормыш телибез!