Халыкара балаларны яклау көне алдыннан Федераль суд приставлары хезмәте 2025 елның 19 маеннан 2 июненә кадәр «Суд приставлары — балаларга» Бөтенроссия акциясен уздыра. Чара Россиянең барлык төбәкләрендә, Татарстан Республикасын да кертеп узачак һәм алимент түләүләрен түләтүнең нәтиҗәлелеген арттыруга һәм балалар хокукларын яклауга җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итүгә юнәлдерелгән. Татарстанда бүгенге көндә 14 меңнән артык кеше алимент йөкләмәләре буенча бурычлылар исемлегендә санала. Акция кысаларында суд приставлары түләмәүчеләр адреслары буенча рейдлар үткәрәчәк, предприятиеләр бухгалтерияләрен бурычлыларның хезмәт хакыннан алимент тотып калуның дөреслеген тикшерәчәк, шулай ук мәҗбүри башкару чараларын көчәйтәчәк. Алар арасында: милекне арестка алу, РФ чикләреннән чыгуны чикләү, транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итү, административ һәм җинаять җаваплылыгына тарту, шулай ук эшсез бурычлыларны эшкә урнаштыру өчен мәшгульлек үзәкләренә җибәрү. Моннан тыш, ведомство хезмәткәрләре халыкның мәгълүматлылыгын арттыру чаралары оештыра, алимент түләтү буенча эш нәтиҗәләре һәм балалар хокукларын яклауның уңышлы мисаллары турында сөйли. Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе шуны искәртә: алимент бурычын теләсә нинди уңайлы ысул белән түләргә мөмкин: расписка белән бурыч тиешленең шәхсән үзенә; түләтүченең банк счетына түләүнең билгеләнешен күрсәтеп;
- суд приставлары хезмәтенең депозит счетына;
- дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинет аша.
Түләгәндә суд приставына шәхсән хәбәр итәргә һәм түләү документын күрсәтергә кирәк. Югыйсә, закон нигезендә мәҗбүри түләтү чаралары кулланылачак.
«Суд приставлары — балаларга» акциясе - балаларның лаеклы карау һәм бәхетле балачакка хокукларын тәэмин итүгә бер адым. Бурычлыларны үз бурычларын вакытында түләргә чакырабыз!