Кизләү авылында фельдшер-акушерлык пункты төзелеше актив дәвам итә

2025 елның 19 мае, дүшәмбе

Нурлат муниципаль районының Кизләү авылында «Актив озак гомер» илкүләм проекты кысаларында фельдшер-акушерлык пункты төзелеше дәвам итә.

Бүгенге көнгә бина модулен җыю эшләре уңышлы башкарылган. Су белән тәэмин итү һәм юынтык суларны агызып җибәрү системасын кору, шулай ук тирә-яктагы территорияне төзекләндерү эшләре тәмамланып килә. Параллель рәвештә бинаның эчке стеналарын  бизәү эшләре алып барыла.

 

Нурлат муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Илнур Ислам улы Бәхтияров Киекле авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Лилия Ильяс кызы Кашапова белән булачак медицина объекты янындагы территорияне төзекләндерү мәсьәләләре буенча эшлекле киңәшмә үткәрде.

Киңәшмә барышында бина төзелеше тәмамланганчы уртак тырышлык белән башкарылырга тиешле эшләр буенча конкрет тәкъдимнәр бирелде.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, әлеге ФАПны төзү Нурлат районында медицина инфраструктурасын үстерүнең мөһим өлеше булып тора һәм Кизләү авылында яшәүчеләр өчен беренчел медицина-санитария ярдәменнән файдалану мөмкинлеген сизелерлек яхшыртырга мөмкинлек бирәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International