Г.С. Хөсәенов исемендәге спорт мәктәбе укучылары 16-18 май көннәрендә Уфада узган самбо буенча «Йолдыз» Бөтенроссия ярышларында уңышлы чыгыш ясады.
Турнир Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына һәм Россия Геройлары истәлегенә багышланды.
Тренеры Рафаэль Билданов җитәкчелегендә Аиша Хөсәенова көмеш медаль яулады. Илшат Әһлиуллин кул астында шөгыльләнүче Станислав Кириллин һәм Сәидә Сәлахова бронза медальләргә ия булды.
Бу казанышлар Нурлат районы спортчыларының югары әзерлек дәрәҗәсен һәм остазларының профессиональлеген раслый.