«Грани» мәдәни-ял үзәге «Гаилә территориясе» проекты кысаларындагы беренче күчмә концертны уздырды

2025 елның 19 мае, дүшәмбе

18 майда «Грани» мәдәни - ял үзәге иҗат коллективы Нурлат районының Октябрина поселогында яшәүчеләргә «Җиңү утын йөрәкләрдә саклыйбыз» дип исемләнгән концерт программасын тәкъдим итте.

Чара 2024 елда Татарстан Республикасы Рәисе грантлары конкурсында җиңү яулаган «Гаилә территориясе» грант проектын гамәлгә ашыру кысаларында узды.

Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар һәйкәле янында узган концерт иҗади номерларны танып белү күргәзмәләре һәм интерактив мәйданчыклар белән берләштерде. Кама аръягы һәм Нурлат тарихы төбәк музее хәрби артефактлар экспозициясен тәкъдим итте, ә Нурлат китапханәсе «Сәлам сиңа, Бөек Җиңү» исемле китап күргәзмәсен оештырды. Шулай ук кунаклар өчен тематик сувенирлар ясау буенча мастер-класслар белән интерактив мәйданчыклар, чәчтараш хезмәте күрсәтелде һәм сәүдә рәтләре эшләде.

Тамашачылар артистларны җылы каршы алдылар һәм тудырган бәйрәм рухы өчен рәхмәт белдерделәр. «Грани» үзәге коллективының алда районның ерак торак пунктларына тагын дүрт күчмә концерты бар, бу проектның төп максаты — кече авылларда яшәүчеләрнең мәдәни ялын оештыру.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International