Бөгелмәдә узган турнирда Нурлат боксчылары районны лаеклы тәкъдим итте

2025 елның 17 мае, шимбә

4 медаль яуладылар.

15-17 май көннәрендә Бөгелмә шәһәрендә Бөек Ватан сугышында Җиңү көнен бәйрәм итүгә багышланган бокс буенча ачык турнир узды. Ярышларда Нурлатның В.Мякишев исемендәге физкультура-спорт клубында шөгыльләнүче алты бала катнашты, Аларның кайберләре өчен ярышлар дебют булды. 

Яшь спортчылар яхшы нәтиҗәләр күрсәтте: 

 

Әбделвәлиев Азаль (дебют) - 1 урын; 

Бакиров Әмир (дебют) - 2 урын; 

Маляров Роман-2 урын; 

Кәлимуллин Динар (дебют) - 3 урын. 

Дебютантлар өчен бу турнир спорт карьерасында мөһим этап булды. Балалар үзләренең беренче рәсми уеннарын уздырып кына калмады, кыйммәтле тәҗрибә туплады, шулай ук башка шәһәрләрдән килгән боксчылар белән танышып аралашты. Тренерлар билгеләп үткәнчә, мондый ярышларда катнашу көндәшлек рухын ныгыта, яңа җиңүләргә этәрә.

Спортчыларыбызны һәм аларның тренерларын лаеклы нәтиҗәгә ирешүләре белән котлыйбыз! Алга таба да уңышлар, тренировкаларда ныклык һәм рингта якты җиңүләр телибез! Һәр көрәш яңа үрләр яулауга таба бер адым булсын!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International