“Гаилә территориясе”: Нурлатта «Грани» мәдәни-ял үзәге грант проектын гамәлгә ашыра

2025 елның 17 мае, шимбә

18 майда 12:00 сәгатьтә Октябрина поселогында «Грани» мәдәни-ял үзәге оештырган «Гаилә территориясе» грант проекты кысаларында беренче концерт була.

2024 елгы Татарстан Республикасы Рәисе грантлары конкурсында җиңүче Проект кече авылларда гаилә ялын үстерүгә юнәлдерелгән. Кунакларны төрле программа көтә: артистларның рус, татар һәм чуаш телләрендә чыгышлары, тематик мастер-класслар, Үзәк китапханәдән Җиңүнең 80 еллыгына багышланган китап күргәзмәсе, шулай ук Кама аръягы һәм Нурлат шәһәренең төбәк тарих музееннан күчмә экспозицияләр.

Волонтерлар мәгълүмат тарату акцияләрен үткәрәчәк, ә Нурлаттан килгән чәчтараш арзан бәядән хезмәт күрсәтәчәк. Районда яшәүчеләрнең барысын да кызыклы һәм файдалы чарада катнашырга чакырабыз!

6+

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International