Шәһәр Мәдәният сараенда республиканың муниципаль районнарыннан һәм шәһәрләреннән иң яхшы командалар җыелды.
Чемпионнар кубогы һәм иң яхшылар исеме өчен көрәшкә биш команда чыкты: «Ультра Барби» (Лаеш районы), «NT» (Яшел Үзән), «Илдус Ильясович» (Казан), «Не придумали» (Лениногорск) һәм «Пик сәгате» (Яр Чаллы).
"Алга" КВН лигасы быел Татарстан Республикасы КВН төбәк иҗтимагый оешмасы директоры Рамил Фазыл улы Агдиев инициативасы белән эшли башлады. Сайлап алу этаплары моннан бер ай элек башланды. Зона уеннарында 30лап районнан командалар катнашты. Командалар арасындагы биш зонада җиңүчеләр билгеләнде, алар бүген Нурлатта очраша. Бу уенның җиңүчесе «Республика» Татарстан КВН рәсми лигасының ¼ финалына эләгә”, - дип сөйләде ТР КВН программа директоры, “Алга” суперфиналы җитәкчесе Радик Ганиев.
Ул шулай ук уенны алып баручы буларак та чыгыш ясады. Чыгышлар алдыннан Нурлат районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Әлфия Галәүтдинова командаларга уңышлар теләде. "Без сезне Нурлат җирендә сәламләвебезгә шат. Бүген “Алга” лигасының иң көчле командалары уйный. Без сездән күп мәзәкләр, юмор, миниатюралар, кызыклы күренешләр көтәбез һәм сезнең өчен җан атачакбыз. Барлык командаларга да иҗади уңышлар телим, иң көчлеләр җиңсен", - диде ул.
Командаларның чыгышларын катгый, әмма гадел жюри бәяләде, аның составына ТР КВН директоры Рамил Агдиев, «Стелла Магнетик» командасы составында КВН беренче лигасында катнашучылар Рәдиф Камалов һәм Булат Шәмсетдинов, КВН Премьер-лигасының ярымфиналында катнашучы Артур Вәлиев, Нурлат районы Башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы Эльнара Азизова керде.
Уен ике конкурстан торды: «Визит карточкасы» һәм «Разминка», алар ялкынлы юмор һәм иҗат атмосферасында узды.
“Алга” лигасы суперфиналы якты вакыйга гына түгел, ә Татарстанда яшьләр хәрәкәте үсешендә мөһим адым да булды. Катнашучылар үткен теллелек һәм югары әзерлек дәрәҗәсен күрсәтте, ә тамашачылар, залда көчле энергетика булдырып, командаларга актив ярдәм күрсәтте.
Тамашачылар арасында элек «Алга» лигасының зона этабында чыгыш ясаган Нурлатның «Белем сакчылары» командасы да бар иде. "Уен бик ошады. Киләсе елга да катнашырга тырышачакбыз. Бүген яңа тәҗрибә тупларга, иң яхшы командаларның мәзәкләрен тыңларга килдек", - дип тәэсирләре белән уртаклашты команда катнашучысы Ләйсән Ибраһимова.
Барлык командалар да җиңүгә омтылыш күрсәтте, ләкин иң көчлесе Яр Чаллыдан «Пик сәгате» булды. Алар "Алга" Лигасы Кубогын яулап «Республика» рәсми Лигасына юллама алды. Икенче урынны «Илдус Ильясович» командасы алды, өченче урынны «Ультра Барби» һәм «NT» бүлеште.