Нурлатта игезәкләрнең «Икеләтә бәхет» IV фестивале узды

2025 елның 16 мае, җомга

15 майда Халыклар дуслыгы йортында Халыкара гаилә көненә багышланган «Икеләтә бәхет» IV шәһәр игезәкләр һәм игезәк туганнар фестивале узды.

Чарага игезәкләр тәрбияләүче дистәләгән гаилә җыелды. Катнашучылар өчен конкурслар, иҗади чыгышлар һәм күңел ачу программасы оештырылды.

Фестивальне үткәрүдә түбәндәге оешмалар ярдәм итте:

«Күпмилләтле Нурлат»берләшмәсн

«Бердәм Россия»партиясенең Нурлат бүлекчәсе

Нурлат районы мәдәниятне үстерү үзәге

“Бу бәйрәм шәһәребезнең үзенчәлекле гаиләләрен берләштерүче күркәм традициягә әверелде", – дип билгеләп үттеләр оештыручылар.

Барлык катнашучыларга да истәлекле бүләкләр һәм дипломнар тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International