Нурлатта өч урам буйлап йөрүне вакытлыча чикләячәкләр

2025 елның 16 мае, җомга

Иртәгә, 2025 елның 17 маенда 8:00дән 18:00гә кадәр Кооператив, Гагарин һәм Гыйматдинов урамнары буйлап транспорт чаралары хәрәкәте чикләнәчәк.

Вакытлыча булган уңайсызлыклар юлны ремонтлау белән бәйле.

Машина йөртүчеләрдән вакытлыча уңайсызлыкларга аңлап карарга һәм хәрәкәт итү маршрутын алдан планлаштыруны сорыйлар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International