Бюджет оешмалары өчен вебинарны ТР Федераль салым хезмәте идарәсе белгечләре үткәрәчәк

2025 елның 16 мае, җомга

Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе салым түләүчеләрне 2025 елның 20 маенда сәгать 10.00да узачак «Бюджет оешмалары бухгалтерларының мөрәҗәгатьне дөрес тутыру һәм декларацияләрне тапшыру буенча сорауларына җаваплар» темасына вебинарда катнашырга чакыра.

Вебинар спикерлары:

Лекомцева Элина Сергеевна, Идарәнең бурычларны җайга салу бүлеге башлыгы,

Хәмидуллина Эльмира Тәфкил кызы, юридик затларга салым салу бүлеге башлыгы,

Бубнова Валентина Михайловна, 2нче камераль тикшерүләр бүлеге башлыгы,

Арикова Гүзәл Рәшид кызы, 3нче номерлы камераль тикшерүләр бүлеге начальнигы.

 

Чара спикерлары бюджет оешмалары бухгалтерларының исәпләнгән салымнар турында хәбәрнамәләрне тутыру тәртибе, БНС шартларында төгәлләштерелгән салым декларацияләрен тапшыру турындагы сорауларына җавап бирәчәк, шулай ук 2025 елда салым законнарындагы төп үзгәрешләрне караячак.

Трансляция барышында спикерга кызыксындырган сорауларны бирү мөмкинлеге булачак.

Вебинар бушлай, алдан теркәлү – сылтама буенча мәҗбүри.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International