Нурлат шәһәре Мәдәният Сараенда Гаилә көненә багышланган тантаналы чара узды. Бәйрәмгә нурлатлылар, шулай ук хезмәт сөючәнлек, үзара ихтирам, традицияләргә тугрылык һәм район тормышында актив катнашу үрнәгенә әверелгән гаиләләр җыелды.
Нурлат районы Башлыгы Дамир Ишкинеев кунакларны бәйрәм белән котлады һәм гаиләләрнең район үсешенә керткән өлешләрен билгеләп үтте. Рәхмәт йөзеннән сигез гаилә Рәхмәт хатлары алды: Гатиннар, Гозәеровлар, Камалиевлар, Гыйльфановлар, Шәйдуллиннар, Хөснетдиновлар, Сәлаховлар һәм Набоковлар. Бу гаиләләрдә ата-аналар төрле тармакларда эшләп, районның икътисадына һәм социаль өлкәсенә өлеш кертәләр.
Мәсәлән, Иске Әмзә авылыннан Шәйдуллиннар гаиләсе озак еллар дәвамында фермерлык эше белән шөгыльләнә. Җәйге каникул һәм ял көннәрендә уллары үрнәк алырлык әти-әниләре белән бергә эшлиләр. Гаиләдә хезмәт сөючәнлек, хезмәткә, сәламәт яшәү рәвешенә ихтирамлылык тәрбияләнә, алар иҗтимагый чараларда актив катнашалар, авыл җирлегенең мәдәни тормышына өлеш кертәләр һәм даими рәвештә хәйрия ярдәме күрсәтәләр.
Бүләкләнүчеләр арасында шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучының гаиләсе дә бар.
Дамир Азат улы һәркемгә бассейнга бару өчен сертификатлар – күмәк актив ял аша гаилә мөнәсәбәтләрен ныгытырга ярдәм иткән бүләк тапшырды.
Рәсми өлештән соң кунаклар бәйрәм рухына чумды: балалар һәм өлкәннәр өчен иҗади мастер-класслар, спорт уеннары һәм күңел ачулар, бәйрәм концерты оештырылды.
Бу чара нурлатлыларга аралашу шатлыгын гына түгел, һәр гаиләдә ярдәм итү, үзара аңлашу һәм мәхәббәтнең мөһимлеген дә искәртте. Мондый бәйрәмнәр буыннарны берләштерүче һәм рухны ныгытучы күркәм традиция булып тора.