Нурлат аучылары СВОга дип үз коралларын тапшырды

2025 елның 16 мае, җомга

Районда махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итү өчен гражданнардан корал җыю акциясе дәвам итә.

Нурлат районы аучылары бу инициативага актив кушылды. Бу юлы алар җиде берәмлек шома көпшәле корал һәм 150 патрон тапшырды. Аларны Росгвардиянең лицензия-рөхсәт бирү эше бүлегендә кабул иттеләр. Мылтыклар һәм сугыш кирәк-яраклары Угледарск юнәлешендә хәрәкәт итүче 4422 нче часть хәрбиләренә җибәреләчәк.

"Ау мылтыклары дошман дроннары белән көрәштә нәтиҗәле. Бу безнең җиңүгә керткән уртак өлешебез. Мөмкинлекләре булган һәркемне сугышчыларга ярдәм итәргә чакырабыз-корал һәм патроннарны тапшырыгыз", - дип билгеләделәр акциядә катнашучылар.

СВО ихтыяҗлары өчен корал тапшырырга теләүчеләр гариза белән Росгвардия бүлегенә мөрәҗәгать итә ала. Тапшырылган мылтыклар һәм сугыш кирәк-яраклары хәрби частьләр балансына керә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International