Нурлатта Халыкара гаилә көнендә гаилә юбилярларын котладылар

2025 елның 15 мае, пәнҗешәмбе

Бу көн - гаиләнең кыйммәтен ассызыклау, дистә еллар узгач та мәхәббәт һәм тугрылык белән гомер итүчеләргә хөрмәт күрсәтү һәм яшь буынны ныклы гаилә төзүгә рухландыру өчен менә дигән сәбәп. 

Бу көнне никахлары чын тугрылык һәм үзара ярдәмләшү үрнәге булган гаиләләр котлаулар кабул итте. Алар арасында 65 ел бергә гомер итүче Рәшит һәм Фәридә Галиевлар, шулай ук алтын юбилярлар – Галимулла һәм Гөлсем Насыйбуллиннар, Демитрий һәм Елена Мортазиннар, Фаат һәм Рафия Галимовлар, Владимир һәм Елена Малыгиннар, Наилә һәм Минсалих Әюповлар бар.

Юбилярларны һәм чара кунакларын район Башлыгы Дамир Ишкинеев сәламләде.

"Гаилә - ул дәүләтнең нигезе, җәмгыятьнең ячейкасы. Бөтен дәүләтнең иминлеге гаиләгә бәйле. Чөнки бары тик нык гаиләдә генә акыллы, сәламәт балалар туа, Ватаныбызның чын патриотлары, - дип билгеләп үтте ул һәм гаиләләрне тормышларындагы истәлекле вакыйга белән котлады. - Күп еллар бергә яшәп, лаеклы балалар үстереп, туган районыгыз хакына хезмәт итүегез Рәхмәт сезгә. Сәламәт һәм бәхетле булыгыз, күк йөзе һәрчак аяз булсын! Без сезне яратабыз һәм хөрмәт итәбез!».

 

Җылы теләкләр белән Дамир Азат улы һәр парга котлау открыткасын һәм бүләкләр тапшырды.

Гаиләләргә котлауларны Әфганстандагы сугыш һәм башка локаль конфликтлар инвалидларының җирле иҗтимагый оешмасы рәисе, «Барысы да җиңү өчен. Нурлат» Фонды җитәкчесе Ришат Сафиуллин да җиткерде. Фондка ярдәм күрсәткәннәре өчен рәхмәт сүзләре белән ул Галимовлар гаиләсенә Мактау грамотасын тапшырды.

Алтын туйларын билгеләп үтүче Фаат белән Рәфия Галимовлар мәхәббәткә, үзара ихтирамга һәм хезмәткә корылган ныклы гаилә символына әверелде. Фаат Исмәгыйль улы гомерен геологиягә һәм нефть сәнәгатенә багышлап, тармак үсешенә зур өлеш керткән. Рәфия Мидехәт кызы 40 елга якын җәмәгать туклануы өлкәсендә эшләгән, кешеләр турында кайгырткан. Бергәләп өч бала тәрбияләп үстергәннәр, аларга лаеклы белем биргәннәр,  хәзер исә 5 онык һәм 3 оныкчыкларының уңышларына сөенеп яшиләр. 

"Гаиләдә иң мөһиме – үзара аңлашу. Бәхетле уртак тормышның сере шунда. Без өлкәннәргә хөрмәт белән караган күп балалы гаиләләрдә үстек. Балаларга һәм оныкларга да бу кыйммәтләрне сеңдерергә тырыштык", - дип уртаклаштылар Фаат Исмәгыйль улы һәм Рәфия Мидехәт кызы. 

 

Иҗади номерлар бәйрәмне тагын да күңеллерәк итте. Халыклар дуслыгы йорты каршындагы «АЙДАДЕТИ» балалар театр студиясе (җитәкчесе – Джулия Илдиярова) күңелгә үтеп керерлек шигырьләр тәкъдим итте, ә Нурлат районы үзешчән сәнгать артистлары кунакларны музыкаль чыгышлары белән сөендерде. 

Халыкара гаилә көне - календарьдагы дата гына түгел, ә нәкъ менә гаиләдә мәхәббәт, гореф-гадәтләр һәм киләчәк буын дәвам итүен искә төшерү. Юбилярларны хөрмәтләү - аларның яшь буынны ныклы һәм бәхетле гаиләләр төзергә рухландырган тугрылыклары, зирәклекләре һәм хезмәтләре өчен рәхмәт билгесе дә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International