Нурлатта «Мәктәп футбол лигасы»ның зона этабы нәтиҗәләре ачыкланды

2025 елның 15 мае, пәнҗешәмбе

12 майда Нурлат шәһәренең «Спорт» паркында «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты кысаларында 2024/25 елгы сезонның «Мәктәп футбол лигасы» зона ярышлары узды.

Ярышларның максаты-балалар һәм яшүсмерләр арасында футболны популярлаштыру һәм үстерү, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау.

Футбол кырында Чистай, Чирмешән, Алексеевск, Аксубай һәм Нурлат районнарыннан муниципаль этапта җиңү яулаган - иң көчле командалар очрашты. 2011-2012 һәм 2013-2014 елгы яшь футболчылар көчле уен, көрәш һәм чын спорт рухы күрсәтте! Ярыш йомгаклары буенча җиңүчеләр һәм призерлар ачыкланды:

2011-2012 елгы яшүсмерләр - 4нче мәктәп (1нче урын)

2011-2012 елгы кызлар - 9нчы мәктәп (2нче урын)

2013-2014 елгы егетләр - 9нчы мәктәп (1нче урын)

2013-2014 елгы кызлар — Нурлат гимназиясе (2 урын)

Хәзер җиңүче командаларга-4нче һәм 9нчы мәктәпләргә 26-27 майда Казанда узачак региональ этапта район данын якларга туры киләчәк. Аларга ышаныч, ныклык һәм яңа җиңүләр телибез!

Барлык катнашучыларга, тренерларга, оештыручыларга һәм җанатарларга рәхмәт белдерәбез! Футбол берләштерә, яңа җиңүләргә илһамландыра!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International