«Бердәм Россия» партиясенең Нурлат җирле бүлегендә «Балалар илне ясый»19нчы республика рәсем конкурсының муниципаль этабына йомгак ясалды.
Анда 6-12 яшьлек укучылар һәм сәнгать мәктәбендә шөгыльләнүчеләр катнашты.
Быел конкурс өч номинация буенча узды: «Россия Федерациясендә Ватанны саклаучылар елы», «Татарстан Республикасында Ватанны саклаучылар елы», «Без – имин юллар өчен».
Конкурста шәһәр һәм авыл мәктәпләренең 1-4 сыйныф укучылары актив катнашты.
Составына «Бердәм Россия»нең Нурлат бүлеге башкарма секретаре Оксана Ермилова һәм «Балалар илне рәсемгә төшерә» партпроекты координаторы Эльнара Азизова кергән Комиссия республика этабы өчен иң яхшы эшләрне сайлап алды. Җиңүчеләр арасында Мария Маринина (12 яшь), Кристина Уколова (7 яшь), Арина Осипова (7 яшь), Анастасия Убамзарова (7 яшь), Камил Кашапов (9 яшь), Арина Куликова (10 яшь), Тимофей Фомин (8 яшь), Радмир Игтисамов (10 яшь) рәсемнәре бар.
"Мондый конкурслар бик мөһим. Иҗат аша без үсеп килүче буынны тәрбиялибез, ватанпәрвәрлек хисе, Ватанга мәхәббәт, Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәм СВОда катнашучыларга батырлыклары өчен рәхмәт хисләре тәрбиялибез. Педагоглар һәм ата – аналар белән бергә без яшь талантларыбыз белән горурланабыз», - диде Оксана Ермилова.