СВО геройлары гаиләләре «Грани» мәдәни - ял үзәгендә гаилә көнен билгеләп үтте

2025 елның 15 мае, пәнҗешәмбе

Нурлатның «Грани» мәдәни — ял үзәгендә җылы атмосфера хөкем сөрде - биредә Халыкара гаилә көне алдыннан СВОда катнашучыларның гаиләләрен хөрмәтләделәр.

Бәйрәм кунаклары «Моряк» кушаматлы сугышчының күп балалы гаиләсе һәм оныгы Милана белән хәрби хезмәткәрнең әнисе Мария Сикорина булды. Җыелганнар өчен «Таныш моңнар» вокаль төркеме чыгыш ясады, чара бүләкләр тапшыру һәм истәлеккә  фотосурәткә төшү белән тәмамланды

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International