Нурлатта “Безнең ишегалды" программасы буенча эшләрнең барышы

2025 елның 14 мае, чәршәмбе

Хөрмәтле нурлатлылар! Ишегалды территорияләрен төзекләндерү буенча «Безнең ишегалды» программасын гамәлгә ашыру дәвам итә.

Нурлат муниципаль районы Башкарма комитеты эшләрнең барышы турында мәгълүмат бирә.

Эшләр «Татнефтедор» ҖЧҖ НУАД подряд оешмасы тарафыннан башкарыла, ул түбәндәге территорияләрдә актив рәвештә төзекләндерү эшләрен алып бара:

- Ленинград ур., 5 й., 9 й. – эшләр 48% күләмендә башкарылган. Демонтаж эшләре тәмамланган, бордюр ташы астына нигез әзер, нигезне комнан салганнар. Бордюр ташының 95%ы куелган. Тротуарларда вак таштан нигез салу төгәлләнгән, парковкаларда эш 70%ка башкарылган.

- Лихачев ур., 13 йорт – эш 33% башкарылган. Демонтаж эшләре, бордюр ташы астына нигез салу һәм аны урнаштыру тулысынча төгәлләнгән. Нигезне комнан ясау – 40% ка, балалар мәйданчыгы өчен ком түшәү -100%та башкарылган.

- Кызылармеец ур., 73А, 75 йорт - эшләрнең 20%ы башкарылган. Демонтаж эшләре һәм бордюр ташын кую тулысынча төгәлләнгән.

- Мәктәп ур., 13 йорт – 3% эш башкарылган. Демонтаж эшләре 60%та башкарылган.

- В.Медведский ур., 3 йорт – 3% эш башкарылган. Демонтаж эшләре 100% ка тәмамланган.

- Гыйматдинов ур., 84, 86 һәм Нефтьчеләр ур., 8, 24 – әзерлек эшләре башланды (участокларны бүлү).

План нигезендә, барлык эшләрне 2025 елның 25 августына тәмамлау планлаштырыла.

“Безнең ишегалды " программасы кысаларында быел түбәндәге территорияләр төзекләндереләчәк:

- Совет ур., 68 й., 70 й.

- Совет ур., 76 й., 78 й., 80 й., 86 й.

- Совет ур., 92 й.

- Козлов ур., 16, ис. М. х. Сәлимҗанова, 3 й., 5 й.

- К. Маркс ур., 48 й., Спорт ур., 12 й.

- Ленинград ур., 17 й., 19 й.

- Гыйматдинов ур., 91 й., Пушкин ур., 48 й.

- Гыйматдинов ур., 103 й., 113 й.

Нурлат муниципаль районы Башкарма комитеты шәһәр һәм район халкына эшләрне башкарганда аңлап караулары һәм сабырлыклары өчен рәхмәт белдерә. «Татнефтедор» ҖЧҖ НУАД төзекләндерүне сыйфатлы һәм вакытында башкару өчен бөтен көчен куя. Бергәләп без үзебезнең күпфатирлы йорт ишегалларын уңайлырак һәм матуррак итәбез!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International