Нурлат районы Башлыгы Дамир Ишкинеев «Агрофирма 14» һәм «Агрофирма 15» кырларында булды, алар кырлардагы эшләрнең барышы белән танышты.
Илюткино һәм Фома авыллары арасындагы кырда көзге бодайны эшкәртү дәвам итә. Монда ашлау өчен өр-яңа үзйөрешле агрегат эшли, аны агрохолдинг күптән түгел 4 берәмлектә сатып алган.
"Яңа техника ике сменада эшләү өчен механизаторлар белән комплектланган. Алар барысы да укыту узган. Шулай ук агрегатларга эремә китерү өчен савытлар да сатып алынды. Савытларны «МАЗ» машиналарына куйдык, аларны 8 берәмлек сатып алдык», – дип таныштырды агрофирма директоры урынбасары Зөфәр Миңнеголов.
Шул ук агрофирмада Дамир Ишкинеев көзге бодайның һәм көзге рапсның торышы белән танышты. Аннары Нурлат районы Башлыгы «Агрофирма 14» кырларында булды, анда туфрак эшкәртү һәм көнбагыш чәчү бара. Авыл хуҗалыгы эшләре белән танышу барышында Дамир Ишкинеев механизаторлар белән сөйләште, аларның хезмәт шартлары белән кызыксынды.
“Эш яхшы оештырылган, әмма вакыт ашыктыра", – диде ул агрофирма, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчеләре белән чәчү барышы турында сөйләшкәндә.
"Чистополье" агрохолдингы кырларында бүгенге көндә 10 чәчү комплексы эшли, бер үк вакытта чүп үләннәреннән һәм авырулардан сиптерәләр. 25 майга язгы кыр эшләрен төгәлләргә уйлыйбыз”,-диде Нурлат районының авыл хуҗалыгы һәм азык – төлек идарәсе башлыгы Ирек Шәрәфетдинов.