2025 елның 12 майда 18 сәгатьтән алып 13 майда 18 сәгатькә кадәр Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. Явым-төшем сизелерлек түгел.
Җил көнчыгыштан, төньяк-көнчыгыштан 4-9 м/с, көндез урыны белән җилнең тизлеге 12 м/с ка җитәчәк.
Төнлә һаваның минималь температурасы +4..+7˚.
Көндез максималь температура +21..+23˚.