8 майда биредә автоузыш узды, ә кичә халык тантаналы митингка җыелды.
Безне истәлекле датадан — Бөек Ватан сугышы тәмамланудан нәкъ 80 ел аерып тора. Әлеге вакыйга уңаеннан безнең авылда тантаналы чаралар узды.
Җиңү көне алдыннан Җиңүнең юбилейлы елына багышланган автойөреш узды, ә кичә һәлак булган сугышчылар мемориалы янында митинг-реквием үтте. Халык Ватан өчен гомерләрен биргән батырларны, фронттан кайткан ветераннарны искә алды.
Иске Әлмәт авыл җирлеге Советы, Мәдәният йорты хезмәткәрләре, Яңа Әлмәт мәктәбе педагоглары һәм укучылары күңелгә үтеп керерлек концерт программасы әзерләде. Авыл җирлеге башлыгы Равил Хисамов, депутат Әнәс Нәбиуллин, ветераннар советы рәисе Мансур Сөнгатуллин җыелучыларга рәхмәт сүзләре белән мөрәҗәгать итте.
Укучыларның чыгышы аеруча эмоциональ булды - күп тамашачылар күз яшьләрен тыя алмады. Чара кысаларында шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбызның исемнәрен укыдылар, аларның тизрәк өйләренә кайтуларына өмет белдерделәр.
Тантана мемориал итәгенә чәчәкләр һәм веноклар кую, шулай ук истәлекле фотосессия белән тәмамланды. Бу чара тагын бер кат шуны искә төшерде: җиңүчеләр буынының батырлыгы безнең йөрәкләрдә мәңгегә калачак.
Авторы: Алсу Магизова, Иске Әлмәт.