Нурлатта Җиңү Парады узды

2025 елның 9 мае, җомга

Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итү көнендә Нурлатта тантаналы митинг һәм Җиңү Парады узды.

Хәтер һәм Дан мемориаль комплексы территориясендә иртәдән үк тантаналы атмосфера хөкем сөрде: шәһәр халкы һәм кунаклар чәчәкләр, веноклар куйды. Быел да Җиңү көненә багышланган тантаналы чараларның төп кунагы Бөек Ватан сугышы ветераны Каим Сәмигулла улы Сәмигуллин булды. Бәйрәм чарасында катнашучыларны Нурлат районы һәм шәһәре Башлыгы Дамир Ишкинеев котлады. Ул бу датаның әһәмиятен билгеләп үтте.

"Бөек Ватан сугышының барлык фронтларында 16 меңнән артык нурлатлы катнашкан. Әтиләре, абыйлары, уллары һәм ирләре сугышка китмәгән  гаилә булмаган. 1941 елның ноябрендә безнең шәһәрдә оешкан 51нче аерым укчылар бригадасы сугышчылары Мәскәүне саклаган, Сталинград бәрелешендә катнашкан, Чехословакиядә һәм Польшада сугышкан. Якташларыбыз Ватанны батырларча яклап, нык торганнар һәм канкойгыч сугышта җиңеп чыкканнар. Бөек Ватан сугышында күрсәткән батырлыклары өчен 200дән артык нурлатлыга орден, меңнәрчә медальләр тапшырылган. Без тарихка якташларыбызның исемнәре алтын хәрефләр белән язылуы белән горурланабыз», – диде Дамир Ишкинеев котлау чыгышында.

Ул сугышчыларның исемнәрен билгесезлектән кайтаруны дәвам иткән эзләнүчеләргә рәхмәт белдерде, нурлатлыларның бронепоездлар, танклар, самолетлар төзелешенә акча җыюдагы өлешләрен, шулай ук Нурлатта оборона заводы эшчәнлеген билгеләп үтте район Башлыгы яшь буын нурлатлыларга да мөрәҗәгать итте.

"Бөек Ватан сугышында Җиңүне, халкыбызның данлы тарихының аерылгысыз өлешен истә тотыгыз һәм бабаларыгыз салган күркәм традицияләрне лаеклы дәвам итегез. Ватанны саклау – Россиянең һәр гражданының изге бурычы ул», - диде ул һәм интернациональ бурычын үтәгән хәрбиләр буыны Бөек Ватан сугышы ветераннарына лаеклы алмаш булып, бүген РФ Кораллы Көчләре сафларында хезмәт итүчеләрне чын күңелдән сәламләде.

"Безнең армия офицерлары һәм солдатлары сугыш хәрәкәтләрендә катнашып, патриотлык, кыюлык һәм каһарманлык күрсәтәләр. Бүгенге көндә махсус хәрби операциядә 500дән артык райондашыбыз катнаша", - диде Дамир Ишкинеев, намус белән үзләренең хәрби бурычларын үтәүче якташларыбызга аерым рәхмәт сүзләрен җиткереп.

Район башлыгы һәркемгә дә бәхет, сәламәтлек, тынычлык теләде.

ТР Экология һәм табигый байлыклар министры Александр Шадриков нурлатлыларны Җиңү көне белән котлады. Ул Татарстан рәисе Рөстәм Миңнехановның илебезнең төп бәйрәме – Җиңү көне белән котлавын укыды. Котлауда шундый юллар бар:

"Сигез дистә ел дәвамында җиңүчеләрнең балалары, оныклары Һәм оныкчыклары еллар дәвамында Ватанны саклаучыларга хөрмәт һәм туган җиргә мәхәббәт күрсәтте. Без, Җиңү варислары, тарихны яңадан язарга юл куймаячакбыз һәм киләчәк буыннар өчен халкыбызның хәрби һәм хезмәт батырлыгы турындагы тарихи дөреслекне саклап калачакбыз».

Котлау адресында ветераннарга батырлыклары өчен рәхмәт белдерелгән.

Нурлат шәһәре һәм район хәрби комиссары Заһир Абдуллин Бөек Ватан сугышы кырларында һәлак булган һәм тыныч вакытта вафат булган нурлатлылар хөрмәтенә бер минут тынлык игълан итте.

Шуннан Җиңү парады башланды. Парад сафында сугышчы-интернационалистлар, чик сакчылары, диңгезчеләр, десантчылар, яшь армиячеләр, шулай ук балалар бакчаларына йөрүче сабыйлар - смотр һәм җыр конкурсында җиңүчеләр узды, хәрби парад бүген махсус операция сугышчыларына хезмәт итүче сугышчан машиналар үтүе белән тәмамланды. Аннары хезмәт коллективлары, спортчылар, бердәмроссиялеләр узды…

Бәйрәм программасы мәдәният хезмәткәрләре, балалар иҗат коллективлары катнашында театральләштерелгән чыгыш белән дәвам итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International