Бүгенге көндә Иске Авылда 14 кеше генә яшәсә дә, Җиңү көнен биредә аеруча җылы һәм киң колач белән билгеләп үттеләр.
Тантаналы митингка Ватаныбызның азатлыгын һәм бәйсезлеген саклап калучыларны искә алу өчен җирле халык кына түгел, аларның туганнары, балалары, оныклары, шулай ук авылда туып үскән якташлары да җыелды.
Чара Бөек Ватан сугышы ветераннарына салынган һәйкәл янында узды. Зур булмаган авылдан фронтка 27 кеше китә, шуларның 12се сугышта һәлак була. Солдатларның үлемсез батырлыгына мәңгелек хөрмәт һәм рәхмәт йөзеннән монумент итәгенә чәчәкләр куйдылар.
Гәйтән авыл җирлеге башлыгы Наталья Авдеева митингта катнашучыларга мөрәҗәгать итте.
"Сугыш бер генә гаиләне дә читләтеп үтмәде, кешеләрнең йөрәкләрендә мәңге бетмәс-төкәнмәс югалту ачысын калдырды. 1945 елның җиңү китергән язына 80 ел тулды, әмма геройлар турындагы истәлек исән. Бүген дә безнең якташларыбыз тыныч киләчәк өчен көрәшәләр: Гәйтәнка җирлегендә туып - үскән 20 кеше махсус хәрби операциядә катнаша. Кызганычка каршы, югалтулар да бар һәм бу кайгы безне берләштерә. Безнең яклаучыларыбызга ярдәм итүчеләрнең барысына да рәхмәтем белдерәм. Сезгә тыныч күк йөзе, нык сәламәтлек һәм иң мөһиме – барлык сугышчыларыбызның да өйләренә җиңү белән әйләнеп кайтуларын телим", - дип билгеләп үтте ул.
Казандагы “Нурлат якташлыгы” җәмгыяте җитәкчесе урынбасары, Иске Авылда туган Рәмзия Галләметдинова да тарихи хәтерне саклауның мөһимлеген ассызыклады:
"Һәр гаиләдә сугыш турындагы хатирәне кадерләп саклыйлар. Бүген авылда балачакларын сугыш уты көйдергән өч сугыш чоры баласы гомер итә. Аларның ныклыгы һәм батырлыгы – безнең барыбыз өчен дә үрнәк. Сезнең батырлыгыгыз, яхшылыкка һәм гаделлеккә ышанычыгызны саклаганыгыз өчен сезгә түбәнчелек белән баш иям. Ныклы сәламәтлек һәм озын гомер сезгә!",- диде ул.
Сугыш чоры балалары, авылның өлкәннәре Саимә Кәлимуллина һәм Зәйтүнә Әхмәтсәгыйрова авыр еллар турында, ачлык һәм югалтулар күз яшьләре белән уртаклаштылар. Аларның хикәяләре - бер гаилә тарихы гына түгел, нык торган һәм җиңгән халыкның гомуми хәтеренең бер өлеше.
Барлык авылдашлары исеменнән Рәзифә Ишмаева аларга бүләкләр тапшырды, батырлыклары өчен тирән рәхмәтен белдерде.
Мондый очрашулар-традициягә иярү генә түгел, яшь буын өчен кыйммәтле дәрес тә. Кечкенә генә Иске Авыл поселогы - илнең зур тарихының бер өлеше, анда һәр гаилә үзенең героик елъязмасын саклый. Әлеге хәтер яшәгәндә, безгә баш өстендә тыныч күк бүләк иткәннәргә булган рәхмәтебез дә яшәячәк.
Каһарманнарга мәңгелек дан!