Нурлатта Җиңү көнендә Бөек Ватан сугышы ветераны Каим Сәмигулла улы Сәмигуллинны хөрмәтләделәр.
Каим Сәмигулла улы сугышка 1943 елда алына. Кече комсостав мәктәбен тәмамлый, сержант дәрәҗәсендә Маршал Рокоссовскийны Үзәк фронтка озаталар. Ул атаклы Орел-Курск дугасы бәрелешендә катнаша. Брянск өчен барган сугышларда каты яраланганнан соң, госпитальдә аның аягын кисәләр. 1944 елда туган ягына әйләнеп кайта. I һәм II дәрәҗә Ватан сугышы орденнары, юбилей медальләре белән бүләкләнгән. Тыныч тормышта авыл советы секретаре, колхозда хисапчы булып намуслы хезмәт куя.
Каим Сәмигуллович өчен бу ел ике мәртәбә юбилей елы: ул үзенең 100 яшьлеген билгеләп үтте, ә бүген Бөек Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итә.
Җиңү Көнендә ветеран Нурлат районы Башлыгы Дамир Ишкинеевта кунакта булды. Бу елның мөһим вакыйгасы булып ветеранга «Нурлат шәһәре һәм Нурлат муниципаль районының Мактаулы гражданины» исемен бирү тора, Дамир Ишкинеев тантаналы шартларда ветеранга бу хакта таныклыкны тапшырды. Каим Сәмигулла улын Бөек Җиңүнең 80 еллыгы белән җылы котлап, аңа район Башлыгы нык сәламәтлек теләде, үзенең, шулай ук «Бердәм Россия» партиясеннән, ТР Дәүләт Советы депутаты Мәгъзүм Сәлахов бүләкләрен тапшырды.
Бу көнне Каим Сәмигулович котлауларны күп кабул итте, алар арасында ТР Рәисе исеменнән дә, ТР Экология һәм табигый байлыклар министры Александр Шадриков аның изге теләкләрен җиткерде, бүләкләр тапшырды. Тантаналы кабул итүдә ТР Дәүләт Советы депутаты Шамил Яһудин, Нурлат шәһәре хәрби комиссары Заһир Абдуллин, башка мәртәбәле кунаклар катнашты. Бәйрәм табыны янында алар җылы аралаштылар, Каим Сәмигулла улына ныклы сәламәтлек, иминлек теләделәр.