ТР Дәүләт Советы депутаты Мәгъзүм Сәлахов район һәм шәһәр халкын бәйрәм белән котлый

2025 елның 9 мае, җомга

Кадерле ветераннар, тыл хезмәтчәннәре, хөрмәтле нурлатлылар!

 

Сезне чын күңелдән Бөек бәйрәм – Җиңү көне белән котлыйм!

9 Май-халкыбызның батырлыгы, Ватаныбызның иреге һәм бәйсезлеген сакап калган батырлар буынының каһарманлыгы турында хәтерне мәңге яшәтүче көн ул. Без ветераннар, тыл хезмәтчәннәре, авыр сугыш еллары михнәтләрен кичкән һәм безгә тыныч күк йөзе бүләк иткән һәммә кешенең батырлыгы алдында баш иябез.

 Безнең Бөек Җиңү турында тарихи дөреслекне кадерләп саклау, аны яшь буынга тапшыру һәм ата-бабаларыбызның батырлыгы турында хатирәләр онытылмасын өчен барын да эшләү - изге бурычыбыз.

Бүген аларның каһарманлыгын, махсус хәрби операция кысаларында нацизмга каршы көрәшеп, яшь буын кабатлый.

Сезгә ныклы сәламәтлек, иминлек, күңел җылысы һәм тыныч күк йөзе телим! Һәр йортта - бәхет,  йөрәкләребездә - бөек тарихыбыз өчен горурлык хисләре яшәсен!

Ихтирам белән, Мәгъзүм Сәлахов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International