Район һәм шәһәр башлыгы Дамир Ишкинеевның Җиңү көне белән котлавы

2025 елның 9 мае, җомга

Кадерле Бөек Ватан сугышы ветераннары! Хөрмәтле Нурлат Нурлат районы һәм шәһәре халкы!

Сезне чын күңелемнән Бөек бәйрәм – Җиңү көне белән котлыйм!

Без Бөек Ватан сугышы елларында Ватан азатлыгын һәм бәйсезлеген яклаган кешеләрнең батырлыгы һәм каһарманлыгы алдында  чиксез рәхмәт хисләре белән баш иябез. Безнең якташларыбыз – сугыш ветераннары, тыл хезмәтчәннәре - киләчәк буыннар өчен чын кыюлык һәм фидакарьлек үрнәге булып калачаклар. Яу кырларыннан туган якларына әйләнеп кайту насыйп булмаганватандашларыбызны ачы  күз яшьләре белән искә алабыз. Фронт һәм тыл геройлары турындагы хәтер җиңүчеләрнең варислары күңелендә мәңге сакланачак, бүген алар үзләре дә махсус хәрби операция зонасында батырлык үрнәге күрсәтәләр. Һәм без бабаларының батырлыгы үрнәгендә тәрбияләнгән нурлатлылар һичшиксез җиңү белән әйләнеп кайтырлар, дип ышанабыз!

Кадерле якташлар! Сезгә ныклы сәламәтлек, күңел җылысы, иминлек, бәхет һәм тынычлык телим! Бәйрәм белән! Бөек Җиңү көне белән!

Хөрмәт белән, Нурлат районы һәм шәһәре Башлыгы Дамир Ишкинеев.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International