Аның тууына 139 ел тулуга багышланган чаралар Колбай Мораса авылында һәм Нурлатта узды.
Бүген актер, режиссер һәм татар профессиональ театрына нигез салучы Габдулла Кариевның тууына 139 ел тулуга багышланган тантаналы чаралар узды. Аның исеме милли мәдәният тарихы белән тыгыз бәйләнгән, ә театр сәнгате үсешенә керткән өлеше бүген дә актуаль булып кала бирә.
Гадәттәгечә, Кариевның туган көне Казандагы Яңа татар зиратындагы каберен яд кылудан башланды. Бөтендөнья татар конгрессы, Нурлат якташлык җәмгыяте, руханилар вәкилләре, шулай ук сәнгать, әдәбият эшлеклеләре һәм журналистлар бөек шәхеснең рухына догалар кылды һәм иҗат юлы турында истәлекләре белән уртаклашты.
Төп вакыйгалар Кариевның кече Ватаны – Нурлат районының Колбай Мораса авылында бара. Биредә, күпьеллык традиция буенча, директор Илнур Гайниев җитәкчелегендә Габдулла Кариев исемендәге Татар дәүләт яшь тамашачы театры коллективы якташларыбызга бәйрәм оештырды.
Программа Кариев бюстына чәчәкләр куюдан һәм шәхси әйберләр, архив фотолары һәм татар театрының барлыкка килүе турында сөйләүче уникаль экспонатлар сакланган музейга экскурсиядән башланды.
Авыл мәдәният йортында «Театр — яктылык» театральләштерелгән концерты төп вакыйга булды. Театр артисты Айрат Шәмс һәм режиссер Эльдар Гатауллин куйган спектакль тамашачыларны татар театры барлыкка килгән чорга алып кайта, Кариев иҗат юлының этапларын ача. Тамашачылар спектакльне югары бәяләде, аның эмоциональлеген һәм тарихи дөреслеген билгеләп үтте.
"Габдулла Кариевның туган ягында чыгыш ясау - безнең өчен аерым җаваплылык һәм зур вакыйга. Театрыбыз иң яшь татар театрларының берсе булса да, без шундый бөек кеше исемен йөртәбез. Һәм без моның белән горурланабыз», – дип ассызыклады Илнур Гайниев, музейга театрның заманча труппасы фотографиясен бүләк итеп.
Нурлат якташлык җәмгыяте җитәкчесе Фәрит Мифтахов та биредә якташларын сәламләде. "Гәрчә мин үзем күрше авылдан булсам да, паспортта туган урыным итеп Колбай Мораса авылы күрсәтелгән. Һәм мин моның белән бик горурланам. Менә инде күп еллар дәвамында без ел саен якташыбызның туган көнендә истәлекле чаралар үткәрәбез. Ә киләсе елда аның тууына 140 ел тулуны билгеләп үтәчәкбез. Һәм ышанам ки, чаралар республика дәрәҗәсендә масштаблырак узачак", - диде Фәрит Фәиз улы.
Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары вазифаларын башкаручы Әлфия Галәүтдинова Нурлат районы Башлыгы Дамир Ишкинеев һәм барлык нурлатлылар исеменнән театр коллективына шундый искиткеч сәнгать бәйрәме өчен рәхмәт белдерде.
Исегезгә төшерәбез, Габдулла Кариев исеме районда мәңгеләштерелгән: иң матур урамнарның берсе һәм бульвар аның исемен йөртә. Нурлатлылар өчен шәһәрнең үзәк мәйданында урнашкан Кариев һәйкәле истәлекле урын булып тора. Нәкъ менә монда күренекле шәхеснең мирасын саклауга багышланган йомгаклау чарасы узды. Педагоглар, тәрбиячеләр һәм кунаклар монументка чәчәкләр куйдылар. Әлфия Салих кызы Нурлат районы Башлыгы исеменнән театр директоры Илнур Гайниевка Рәхмәт хатын тапшырды.