Нурлат районы Башкарма комитеты эшләре идарәчесе Ралия Ханиева тыл хезмәтчәне Минхәсән Фатыйх улы Вафинга Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов исеменнән бәйрәм бүләге һәм Җиңү көне белән котлаулар тапшыру өчен килде. Бу вакыйга хезмәт батырлыклары, гаиләсенә һәм Ватанына тугрылык белән тулган кешегә хөрмәт күрсәтү чарасы булды.
Минхәсән Вафин 1932 елның 23 апрелендә Чирмешән районының Иске Үтәмеш авылында туа. Бөгелмә механизация мәктәбен тәмамлаганнан соң, ул 1951 елның декабреннән 1955 елның гыйнварына кадәр Совет Армиясе сафларында хезмәт итә, ә аннары үзен нефть-газ разведкасы тармагындагы хезмәтенә багышлый. Ул 40 елдан артык «Татнефтегазразведка» да тракторчы булып эшләгән, ә аның гомуми хезмәт стажы 45 ел тәшкил итә.
1956 елда Минхәсән Фатыйх улы 1938 елның 10 декабрендә Әлмәт районының Мәмәт авылында туган Мөзәянә Мөхәммәтзакир кызы белән өйләнешәләр. Ветеранның хатыны да зур хезмәт юлы узган: 1956 елдан 1970 елга кадәр ул туган авылы Иске Үтәмеш колхозында, ә 1970 елдан 1997 елга кадәр Нурлат шәһәренең үзәк район хастаханәсендә медицина хезмәткәре булып эшләгән.
Ир белән хатын бергә 69 ел тату яшиләр, бер ул һәм өч кыз тәрбиялиләр. Бүген аларның зур гаиләсендә 32 кеше исәпләнә: 8 онык һәм 10 оныкчык әти-әниләре нигез салган дуслык, хезмәт сөючәнлек һәм үзара ярдәмләшү традицияләрен дәвам итәләр.
"Сезнең тормышыгыз-гаиләгезгә, һөнәрегезгә һәм илегезгә фидакарь хезмәт итү үрнәге. Безнең районда сезнең кебек кешеләр яшәве белән горурланабыз, аларның зирәклеге һәм чыдамлыгы яшь буынны рухландыра», – диде Ралия Йосыфхан кызы истәлекле бүләк тапшырганда.
Минхәсән Фатыйх улы һәм Мөзәянә Мөхәммәтзакир кызы игътибар өчен рәхмәт белдерделәр һәм тормышларының төп байлыгы – үсүен һәм яңа уңышлары белән сөендерүен дәвам итүче гаилә, дип ассызыкладылар.