Истәлекле дата — Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы алдыннан Нурлат районы Башлыгы Дамир Ишкинеев һәм РФ Дәүләт Думасы депутаты Айдар Метшин язмышлары батырлык һәм ныклык символына әверелгән ветераннар белән очрашты. Сугышта катнашкан Антонина Агапованы һәм элеккеге фашист концлагерьлары тоткыны Галина Петрякованы бәйрәм белән котлады, бүләкләр тапшырып батырлыклары өчен тирән рәхмәт белдерделәр.
Бөек Ватан сугышында катнашкан Антонина Андреевна Агапова кунакларны парад костюмында, күкрәкләренә хәрби бүләкләр киеп каршы алды. 1944 елда ул фронтка китә һәм Берлинга кадәр барып җитә, совет халкы каһарманлыгының җанлы шаһиты булган. Бүген ветеран якыннарының, район җитәкчеләренең кайгыртуы белән әйләндереп алынган, Антонина Андреевна сугыштан соң 1983 елга кадәр эшләгән Куйбышев тимер юлларының Ульяновск бүлекчәсе ярдәме белән аның фатирында ванна бүлмәсен ремонтлау һәм ишекләрне алыштыру эшләре төгәлләнеп килә.
Дамир Ишкинеев ветеранга көнкүреш шартларын яхшырту өчен ике контурлы казан, шулай ук Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Советы депутаты Мәгъзүм Сәлахов, «Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлеге исеменнән истәлекле бүләкләр тапшырды. Айдар Метшин котлауларны җылы сүзләр белән тулыландырды һәм ветеранга ап-ак мамык шәл тапшырды.
Районда бердәнбер фашист концлагерь тоткыны Галина Григорьевна Петрякова кунакларны күз яшьләре белән каршы алды. Ул фаҗигале вакыйгалар турындагы истәлекләре белән уртаклашты: бала чагында аны Ленинград өлкәсеннән Польшага, аннан Германиягә алып китәләр. Еллар узуына карамастан, Галина Григорьевна пленның коточкыч хәлләрен һәм азат ителү шатлыгын ачык хәтерли.
Визит барышында Дамир Ишкинеев һәм Айдар Метшин ветераннарны котлап кына калмадылар, аларга ныклыклары һәм фидакарьлекләре өчен рәхмәт белдерделәр.