Бүген Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутаты Айдар Метшин Нурлат районы активы белән очрашты.
Нурлат районы Башлыгы Дамир Ишкинеев озатуында депутат әүвәл «Кызыл канәфер» Бөтенроссия хәйрия акциясендә катнашты.
“Безнең чара 22 июньгә кадәр дәвам итәчәк, ә җыелган акчалар Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәм башка сугыш хәрәкәтләрендә катнашучыларга медицина ярдәменә китәчәк", – дип таныштырды акциянең максаты белән көмеш чор волонтеры Галина Терентьева.
Аннары Айдар Метшин шәһәр предприятиеләре, оешмалары, учреждениеләре җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары белән очрашты.
Айдар Рәис улы илебезнең төп бәйрәме – 9 Май Бөек җиңүнең әһәмияте турында әйтте. Ул сугыш кырында, тылда җиңү яулаучыларга, сугыш чоры балаларына аерым игътибар бирергә өндәде.
Депутат шулай ук дәвам иткән махсус хәрби операциянең өстенлекле бурычларын атады. Сугышчылар, Бөек Ватан сугышы геройларының дәвамчылары үз гомерләре бәрабәренә аларның бабалары яклаган шул ук ирекне, шул ук суверенитетны яклыйлар, дип билгеләп үтте. Айдар Метшин ассызыклаганча, өйләренә кайткач, махсус хәрби операциядә катнашучылар лаеклы эш белән тәэмин ителергә тиеш, бу мәсьәләләрне хәзер үк хәл итәргә кирәк, дип билгеләп үтте.
Биредә район Башлыгы Дамир Ишкинеев депутатка Нурлат волонтерларының эшчәнлеге турында сөйләде, нурлатлылар агымдагы елның мөһим сәяси вакыйгалары барышында да активлык күрсәтерләр дигән ышаныч белдерде.