Бүләкләү тантанасы «Спорт» паркында узды.
Узган ялларда Нурлат шәһәренең Мәдәният сараенда Россия Герое Александр Волков истәлегенә багышлап уздырылган шахмат һәм шашка буенча район турнирларына бүген йомгак ясалды. Тантаналы шартларда хатын-кызлар һәм ир-атлар арасындагы турнирларда җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылды, алар дипломнар һәм медальләр, шулай ук истәлекле бүләкләр алдылар