“Каравыл Тавы -Нурлат" традицион җиңел атлетика йөгереше быел 50нче тапкыр уздырылды

2025 елның 7 мае, чәршәмбе

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын билгеләп үтү елында Советлар Союзы Герое Анатолий Кузнецов истәлегенә багышланган «Каравыл Тавы-Нурлат» җиңел атлетика йөгереше спортны һәм тарихи хәтерне берләштергән якты вакыйгага әверелде.

Быел да стартка Татарстаннан Нурлат һәм күрше районнардан гына түгел, Самара, Ульяновск өлкәләреннән дә кунаклар кушылды.

Геройның туган авылы Караувыл Тавында узган тантаналы митинг ярышларга старт бирде. Район Башлыгы исеменнән сәламләү сүзе белән Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары вазыйфаларын башкаручы Әлфия Галәүтдинова чыгыш ясады.  "Бу йөгереш - спорт вакыйгасы гына түгел, ә буыннарны бәйләүче ныклы күпер дә. Дистанциянең һәр километры Ватанны саклаучыларның батырлыгын искә төшерә", - дип билгеләде ул. Ульяновскидан килгән якташыбыз, җиңел атлетика буенча ике тапкыр СССР чемпионы, Россия Федерациясенең атказанган физик культура хезмәткәре, Нурлат шәһәренең Мактаулы гражданины Михаил Горелов та спортчыларга уңышлы стартлар теләде.

Йөгереш тарихы 1975 елда, Җиңүнең 30 еллыгын билгеләп үтү уңаеннан башлана. Беренче ярышта булып нибары 7 спортчы катнашкан. "Егоркино, Чуаш Мәнҗесе һәм Кормыш аша грунт юллар буйлап йөгердек. Мәңгелек ут янында безне район комитетының беренче секретаре Габбас Гыйматдинов шәхсән үзе каршы алды", - дип искә ала спорт ветераны Анатолий Савгачев.

Каравыл Тавыннан алып Нурлат шәһәренең «Спорт» паркына кадәр 16,5 км озынлыктагы заманча дистанцияне быел җиде атлет йөгереп узды, алар арасында Ульяновск шәһәреннән Татьяна Богатова да бар иде. Абсолют җиңүче булып Сергиевскидан (Самара өлкәсе) Петр Лазарев танылды. Лазаревлар гаиләсе -  спортчылар гаиләсе: тормыш иптәше Елена – 6,5 км, ә кызы Ксения 3,0 км араны йөгереп узган.

Аеруча иң яшь катнашучы – Нурлаттан 10 яшьлек Артем Жирнов соклану уятты. Яшь чикләвенә карамастан, ул катнашырга карар кыла һәм 3,0 км йөгерә. «Минем бабаларым Григорий Кузнецов, Дмитрий Морозов һәм Григорий Ухванов Җиңү өчен көрәшкән. Бүген мин үземнең йөгерүемне алар истәлегенә багышлыйм. Минем әти һәрвакыт бу ярышларда катнаша, әмма быел булдыра алмады, хәзер мин традицияне дәвам итүем белән горурланам», – дип уртаклашты укучы.

Катнашучыларны «Спорт» паркы стадионында геройлар кебек каршы алдылар: тамашачылардан торган җанлы коридор, алкышлар һәм музыка бәйрәм рухын тудырды. Җиңүчеләргә район Башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге оештыручыларыннан медальләр, грамоталар һәм кыйммәтле призлар тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International