2025 елда «Тормыш итү инфраструктурасы» милли проекты кысаларында төбәк әһәмиятендәге автомобиль юлларын яңарту буенча комплекслы программаны гамәлгә ашыру башланды. Ремонтлана торган участокларның гомуми озынлыгы 5 км дан артып китә.
Ремонт районның биш төп автомобиль юлында «Татнефтедор» ҖЧҖ НУАД подряд оешмасы тарафыннан башкарылачак.
• "Нурлат шәһәрен әйләнеп узу”
• "Нурлат шәһәрен әйләнеп узу”
• "Базарлы Матак-Мамык”
• "Нурлат-Түбән Нурлат-Степное Мамыково»
• “Кузайкино-Нурлат " 2 этап)
Юлларның барлык участокларында фрезерлау, тигезләү һәм өске катламга асфальт-бетон җәю эшләре каралган. «Нурлат шәһәрен әйләнеп узу», «Нурлат-Түбән Нурлат - Степное Мамыково» һәм «Нурлат шәһәрен әйләнеп узу» участокларында бу төр эшләр башланган инде.
Барлык участокларда да эшләрнең башлану һәм тәмамлану сроклары турында хәбәр итүче юл билгеләре куелган: бу август ахыры, октябрь ахыры. Юл төзүчеләр ремонт эшләрен график нигезендә башкара.
Нурлат муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Габдуллин Әсгать Касыйм улы билгеләп үткәнчә:
"Юллар төзү һәм ремонтлау — районыбыз үсешендә мөһим юнәлеш. Илкүләм проектлар ярдәмендә без бөтен Нурлат өчен әһәмиятле инфраструктура бурычларын тормышка ашыра алабыз. Заманча куркынычсыз юллар - ул һәр кеше өчен уңайлык һәм ышаныч. Барыгызны да эшләрне башкару белән бәйле вакытлыча уңайсызлыкларга аңлап карарга чакырам. Нәтиҗә һәркемне сөендерер дип ышанам: безнең шәһәр һәм район яшәү һәм үсеш өчен тагын да уңайлырак булыр».
Юл инфраструктурасын яңарту - асфальт түшәмәне ремонтлау, дигән сүз генә түгел әле. Бу - тормыш сыйфатын, хәрәкәт иминлеген күтәрүгә һәм бөтен Нурлат районының икътисадый үсешенә комплекслы якын килү дә. Хәзерге юллар төбәгебезнең алга таба чәчәк атуы өчен ышанычлы нигез булачак.