«Россия - минем тарихым» тарихи паркында мультимедиа күргәзмәсе

2025 елның 7 мае, чәршәмбе

2025 елның 6 маеннан 25 маена кадәр «Россия - минем тарихым» тарихи паркында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган “Искә төшерик. Дәһшәтле сугыш турында хикәя-күргәзмә" мультимедиа күргәзмәсе эшли.

Күргәзмә нәфис фильм принцибы буенча төзелгән.

Бер сюжет белән бәйләнгән унбер зал бер вакыйганың һәр кешенең тормышын ничек тиз үзгәртә алуын сөйли.

Проекцияләр, тавыш һәм яктылык эффектлары ярдәмендә һәр залда сугышның теге яки бу чорының гомуми кәефен тоярга мөмкин.

Тачскриннарда, стеналарда һәм проекция өстәлләрендә күбрәк белергә теләүчеләр өчен-Бөек Ватан сугышы вакыйгалары турында фактлар, мәкаләләр һәм сюжетлар сайлау.

Күргәзмә «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проектының максатларына һәм бурычларына туры килә, Бөек Ватан сугышы вакыйгаларына катнашын тоярга мөмкинлек бирә, сугышта катнашучыларның батырлыкларын һәм кылган гамәлләрен аңларга мөмкинлек бирә.

 

Үткәрү урыны: Казан шәһәре, Оренбург тракты, 8, «Россия - минем тарихым» тарихи паркы, 2нче павильон.

Күргәзмәне берничә форматта карарга мөмкин:

-6 майдан 25 майга кадәр 10:00нан 19:00 сәгатькә кадәр (сиш-якш) экспозицияне мөстәкыйль рәвештә бушлай карарга мөмкин.

- 8 майдан 11 майга кадәр фестиваль кысаларында 11:00, 13:00 һәм 15:00 сәгатьләрдә җыелма экскурсияләр үткәрү каралган.

Экскурсияләр турында 89625713027 телефонына шалтыратып тулырак мәгълүматны белергә мөмкин

Экскурсиягә язылу: @history_parkkzn

 Социаль челтәрләрдә:

 Telegram: https://t.me/historyparkkzn

 ВКонтактеда: https://vk.com/myhistoryparkkzn

 Сайт: https://kazan.myhistorypark.ru/

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International